"Ленинград портыннан Германиягђ 15 мећ тере каз ќибђрелде".

Тђњфыйксызлык белђн гомер узды,
Рђтле кеше булып булмады;
Татарстан "мактап" ќырчы асрады,
Лђкин —
Ућмады.
Яфрак ярып, матур бљдрђлђндем,
Тик елмаеп гљрли алмадым...
Мин сезне дђ,
Њземне дђ бик нык алдадым...
Соћгы ќырым булсын!
(Тђњбђ-тђњбђ)
Инде башка ќырчы табыгыз,
Ђ мин тђњфыйксызны тотыгыз да
Чемберленныћ њзенђ озатыгыз!
Чљнки —
Гомер буе рђтлђп эшлђмђдем.
"Казлар ќырлап гомер уздырдым",
Зђћгђр яшьлегемне — яшьлегемне
"Ђрђм иттем —
Ќилгђ туздырдым..."

.......................
.......................

Ђ бит минем кебек ђйбђт кешелђр
Бик књп шулай гулять иттелђр,
Ђз-мђз генђ биллиард уйнадылар,
Бик књп трест башына ќиттелђр...
Булган эшлђр булды,
Ярый инде,
Ул турыда башка ќырымда:
Бњген менђ ќырлыйм
Европага
Озатылган казлар турында.
"Бђбкђ ак казларныћ канатларын
Кљзге ќиллђр исеп каера,
Адђмне генђ тњгел, казларны да
Еллар њз иленнђн аера..."

Их!
Еллар сезне, дуслар, мђћгелеккђ
Совет иллђреннђн аера...
Яшь чагында бабай казларыгыз
Дошман књрде мине књрњен,
Кайда элђксђм, шунда сезнећ нђсел
Кирђгемне бирде бирњен;
Лђкин...
Еллар њтте,
Бары да онтылдылар.
Еллар алар шулай њтђлђр.
Бњген менђ сезне, гњя дусларымны,
Чит иллђргђ алып китђлђр.
Сау булыгыз!
Сезне усал илгђ,
Буржуйларга алып баралар,
Лђкин кайгырмагыз, —
Игелеген књрер ирекле илдђ
Сездђн калган бђбкђ-балалар!..
Сезне сату белђн, чит иллђрдђн
Тракторлар алып кайтырбыз,
Сезнећ туып њскђн ирекле илне
Тары, ясмыкларга баетырбыз!
Сездђн калган бђбкђ-балалар да
Майларына тњзми биерлђр,
— Рђхмђт тљшсен безнећ бабайларга
Пи-би-би-бип,
Совет яклы булган, диерлђр.
Сау булыгыз, яшьлек иптђшлђрем,
Сезне инде
Буржуйларга алып баралар;
Лђкин кайгырмагыз, —
Игелеген књрер ирекле илдђ
Сездђн калган бђбкђ-балалар!..

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Автор-составитель Донина Лариса Николаевна.
Защищен авторским правом, просьба при копировании ссылаться на автора.