Алар эшли, књптђн эшли инде
Тимер куллы даџи эшчелђр.
Айлар, еллар њтђ, — џаман шунда:
"Даћ! Доћ! - Даћ! Доћ!.."
Нидер эшлилђр.

II

— Табигать! Кит минем юлларымнан!
Ташла сђнгать коралларыћ кулларыћнан!
Менђ санигъ* сића! Юл бир мића!
Тљзим ќђннђт, ташландык ил, кырларыћнан! —
Шулай ди ул, мђгърур бер яшь эшче,
Кић сахрада ќђннђт тљзђ ул;
Тирђ-ягы гаднђн — гљл дићгезе. —
Шул дићгездђ эшли — йљзђ ул.

III

Тљн уртасы... Эшче уйлап ята
Ќир љстендђ ќђннђт тљзергђ,
Кљчле кулы белђн табигатьнећ
Барлык богауларын љзђргђ...
Табигать тђ, аћа баш игђндђй,
Тљн карасын вата, тарата.
Нурлар тњгеп шунда кљлђ-кљлђ,
Књк читендђ ашыгып таћ ата.

IV

Алар эшли; књптђн эшли инде
Тимер куллы даџи эшчелђр.
Айлар, еллар њтђ, - џаман шунда:
 "Даћ! Доћ! - Даћ! Доћ!" эшлилђр...
Менђ рђссам ашыгып дивар бизи,
Шагыйрь ќырлый, тђмам тилергђн;
Ђнђ эшче, батыр њгез кебек,
Нидер бљгеп ята тимердђн!

V

"Яћа ќђннђт ќирдђ тљзелде!" — дип,
Ќибрил књккђ хђбђр китерде.
Мђгърур патша — кљчле књк алласы,
Ђњвђл кљлде,
Соћыннан —
Тилерде...

* Санигъ – иќат итњче

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Автор-составитель Донина Лариса Николаевна.
Защищен авторским правом, просьба при копировании ссылаться на автора.