Содержание материала

6 књренештђ


(Вакыйга хыялый яџњд тарихыннан)

Фаќигагђ катнашучылар:

Адђм.
Хава.
Кабил, Џабил - Адђмнећ уллары.
Ђкълимђ — Адђмнећ Кабил белђн игез кызы.
Идея.
Газазил.
Канун.
Ќђбраил.
Газраил.
Микаил.
Беренче Адђм баласы.
Икенче Адђм баласы.
 Ике яшь бала.
Књп Адђм балалары, фђрештђлђр.


I КЊРЕНЕШ


Пролог

Кара урман, караћгы тљн. Сђхнђнећ арт ягында ишелеп- ишелеп књклђргђ озайган тњбђлђр, янар таулар књренђ. Пђрдђ ачылганда сђхнђдђ берђњ дђ юк. Тирђ-якта дђџшђтле тынлык.

Хор

(Бљтен табигатьтђн љстен кљч ќырлый.)

ТЉН. Ерак књклђр караћгы,
Йоклый тынлыкта ќиџан,
Йоклый ќир, йоклый акыл,
Йоклый мђхђббђт џђм иман...
Йоклый алла, йоклый ќир-књк,
Бар табигать йоклаган,
Йоклаган ай да бњген тљн
Каф тавыннан чыкмаган.
Чыкмаган...
Тик янар таулар бњген, тљн
Туктамыйчы ут ата —
Ут ата, аксыл тљтеннђр
Болганып утлар белђн,
Нђкъ томан ќиргђ ята...

Хор ђкренлђп туктала. Сирђк-сирђк кенђ юлбарыс тавышлары. Кинђт ерак та тњгел йљрђк љзгеч тавыш. Тагын тынлык. Сђхнђгђ Идея-Газазил килеп чыга. Ул нур эчендђ.

Идея

Нинди љн? Чњ! Кайда иштелде
Йљрђк љзгеч аваз?
Кем елый бу шомлы тљндђ?

Пауза.

Нинди бу хђсрђтле саз?!
Тљнге золмђттђн адашкан
Юлчы, бер ќенме елый?
Кем соћ ул књк алласыннан
Кан елап ярдђм сорый?..
(Бер якка кычкырып.)
Сузма кул, хђсрђтле ќан, ђй!
Син аћа ярдђм сорап,
Кимсенеп алдында торма
Ул хаиннећ, кан елап!
Мђћге ул шђфкатькђ дошман,
Ул залим, ут алласы,
Дђргаџе ут, ќђннђте,
Гарше кызыл кан дђрьясы...

Ашыгып сђхнђдђн югала. Тирђ-якта коточкыч юлбарыс, аю, бњре тавышлары. Сђхнђгђ Кабил килеп керђ. Ул талган. Ђкрен генђ сђхнђ уртасына атлый. Озак пауза.

Кабил

Тљнге золмђттђн адаштым,
Мин бу тауларга кереп,
Тапмадым бер ќир кунарга,
Тљн буе шунда йљреп,
џђр тарафта коточыргыч
Юлбарыслар ыжгыра,
Баскан эз дђ куркыныч,
Уклы еланнар сызгыра...
(Кулларын књккђ књтђреп.)
Соћгы кат кулларны суздым,
Ђй Ходай, мин иркећђ!
Сакла син, калдырма ташлап
Юлбарыслар иркенђ!..
Суз кулыћны, ал тљнећне!
Књктђ сызылып таћ атып,
Нурланып чыксын кояш, бу
Тљнге золмђтне ватып!..
(Кулларын тњбђн тљшерђ.)

Тынлык.

Ул ачулы, канлы яшьле
Књзлђремне књрми ул,
Њч ала миннђн, мине ул —
Мђћге хђсрђткђ салып,
Язмышым белђн нигђдер
Залиманђ уйный ул...
Тынлык.
Мин тудым. Тудым — тугандук
Ят идем. Њз ђнкђем
Њпмђде шатлык белђн;
"Тугдыћ, балам, — дип, — бђбкђем!.."
Њпмђде ул, какты читкђ,
Књз яшемне сљртмђде,
Калды яшьлђр, канлы яшьлђр
Мђћге књздђн кипмђде...
Килеп ђкрен генђ ярга сљялђ. Пауза. Сђхнђ яктырып, таулар љстендђ Идея заџир була.

Идея (Кабилгђ таба кулын сузып)

Кызганыч, мескен ќир углы!
Кул сузасыћ Аллага,
Белмисећ ул књктђ сића
Зур тђмуг, утлар яга...
Язмышыћнан тетри ќан,—
Рухлар елый, ќир селкенђ;
Сизмисећ алда сића
Нинди кара кљннђр килђ...

Кабил
(њз-њзенђ)

Анда ачлыктан сљекле
Ђкълимђм ђрнеп ята,
Тар, кара, салкын мђгарђдђ
Суык ќиллђр белђн
Тартыша, мескенкђем,
Елап чыга ул тљн ката.
Анда ачлыктан, суыклыктан
Туганнарым минем,
Бер-беренђ сарлышып, ярдђм кљтђлђр.
Соћ мин нишлием?
Тљн буе тауларда йљрдем,
Нинди аулар салмадым,
Тукланырлык бер генђ хайван да
Мин тота алмадым.
Гаилђмнећ язмышында
Мђћгелек михнђт књрђм,
Кайдадыр очмак булам да
Юл табалмыйм, тилмерђм...
Кемгђ сузсам да кулымны,
Мђрхђмђт, шђфкать телђп,
Кулларым буш кайтарылды,
Сњнде рухта бар телђк...
Бар да дошман!

Идея
(тауларга ышыкланып)

Юк. Ялгышасыћ, барысы да
Дошман тњгел,
Бар, синећ дустыћ, бар ул,
Ул гали, ул ак књћел...

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Автор-составитель Донина Лариса Николаевна.
Защищен авторским правом, просьба при копировании ссылаться на автора.